Җиңүчеләрне бүләкләү бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе барышында узды.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Сергей Рузанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары;
- Оксана Власова, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хаты белән район башлыгы ярдәмчесе Руслан Нигъмәтуллин бүләкләнде.
"Созвездие-Йолдызлык" республика фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләнделәр:
“Вокал-соло” номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән - Маргарита ГЛУХОВА;
Вокаль ансамбльләр номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән - Полина Михайлова һәм Маргарита Глухова дуэты;
Вокаль ансамбльләр номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән – “Сударушка” үрнәк рус җыры ансамбле (җитәкчесе Оксана ҖӘЛӘЕВА).