Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча полиция начальнигы Айваз Зыяров районда узган җиде көндәге оператив хәл турында хәбәр итте. Әйтик, район хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан төрле характердагы хокук бозулар турында 40 хәбәр теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләре турындагы мәгълүматны тыңлап, район башлыгы тиешле хезмәтләрнең игътибарын яшүсмерләр арасында профилактик эшне активлаштыру зарурлыгына юнәлтте.
- Скутерлар, электросамокатлар, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - зыянсыз транспорт төре түгел. Бу турыда һәрвакыт үсмерләрнең исләренә төшереп торырга кирәк. Яшүсмерләргә мөмкин булган нәтиҗәләр турында уйлау хас түгел. Безнең бурыч - юлларда, балалар белән булган бәхетсезлек очракларына юл куймау.
Юлларның торышы турында сөйләгәндә, Аяз Шәфигуллин Урыссу төзекләндерү предприятиесе җитәкчесенең игътибарын Каразерик юнәлешендәге юлда чокырларны ремонтлауны үткәрү кирәклегенә юнәлтте.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова район табибларына эт тешләү нәтиҗәсендә яралар белән мөрәҗәгать итүләр ешаюы турында җиткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина муниципалитетлар эшләргә мәҗбүр булган законнарны искә төшерде. Бу этләрне тиешле хезмәтнең аулавы, аларны стерильләштерү һәм яңадан кайтару. Яңадан сукбай этләрне йоклатуны рөхсәт итү турындагы закон каралганчы, сорау көн кадагында булудан туктамаячак. Әмма этләр күпләп җыела торган урыннарда аларны аулау эше активлаштырылган.
Киңәшмә барышында «Идарәче компания» җәмгыятенең эшчәнлеге һәм бурычлары, хайван үләксәләрен дөрес күмү һәм үләт базларын тиешенчә тоту буенча ветеринария хезмәте эше, язгы кыр эшләренең барышы, якынлашып килүче 9 Май бәйрәменә әзерлек турында да фикер алыштылар.