Тренер Рамил Касыймов җитәкчелегендәге «Олимп» спорт мәктәбенең «көрәш» секциясе тәрбияләнүчеләре әһәмиятле турнирда призлы урыннар яуладылар.
23 апрельдә Карабаш шәһәр тибындагы поселогында ТР Дәүләт Советы депутаты,"БлагоДарение" хәйрия фондын оештыручы Ирек Салихов призына милли көрәш буенча балалар - яшүсмерләр турниры узды. Каразирек авылыннан "Олимп" спорт мәктәбе көрәшчеләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Радмир Даньяров 40 кг авырлык категориясендә - ll урынны, Данис Мәүлетдинов 40 кг авырлык категориясендә - lll урынны һәм Рамазан Худоеров 45 кг авырлык категориясендә lll урынны, шулай ук 70+ авырлык категориясендә Мират Хисмәтуллин lll урынны яулады.