Китапханәче Кадрия Загретдинова заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар, шигырьләр укыганда, глобаль челтәрнең төп куркынычларын һәм алардан ничек сакланырга кирәклеген санап чыктылар. "Кем кисәтелгән, шул коралланган" презентациясен һәм «Интернетта - балалар» видеосын карау Бөтендөнья челтәрендә юлыгырга мөмкин булган очраклар белән ачык таныштырды. Чара балаларга күңелсез һәм куркыныч хәлләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.