Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 1 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:

2023 елның 2 маена метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү 

 

2023 елның 2 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, локаль рәвештә 23 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янындагы көчле җилдән яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да киңәш ителми – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыргыч линияләр астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү үлем куркынычы белән яный.

5. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук түбә һәм җил белән килеп төшкән декор элементлары да тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан килеп төшәргә мөмкин булган әйберләрне читкә алып куярга кирәк.

7. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International