Урыссуда “Тоннель” рейды үткәрелде

2023 елның 2 мае, сишәмбе

26 апрельдә 15-30 сәгатьтән 17-00 сәгатькә кадәр Урыссу поселогының Үзәк тыкрыгында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

 

23 апрельдә булге Урыссу поселогының Үзәк тыкрыгы һәм А. Шамкин урамы чатында булган балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт вакыйгасы белән бәйле рәвештә, полиция хезмәткәрләренең игътибары, юл-транспорт һәлакәтендә авыр нәтиҗәләргә йогынты ясый торган юл тәртибе кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга, балалар һәм пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуга, узу чиратлылыгын үтәүгә юнәлтелде.

Рейд барышында 62 транспорт чарасы тикшерелде, 7 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу ачыкланды, шулардан - 3 йөртүче куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып транспорт чарасы белән идарә иткән, 1 йөртүче - ОСАГОның мәҗбүри иминиятләштерү полисы белән иминиятләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән. 3 җәяүле транспорт юлы аша чыгу кагыйдәләрен бозган.

 

 

 

Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

 

Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә, яисә идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, яисә транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш ранспорт чарасын йөртүен күрсәгез, бу хакта Ютазы эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частена 2-66-02 яки 02 телефоны аша хәбәр итә аласыз.

 

Лидия Заһидуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International