Бәйрәкә һәм Кече Урыссу мәктәпләре укучыларының чыгышлары залның кайнар алкышларына лаек булды.
Бәйрәмне Иске Урыссу мәктәбе укучысы «Бәйрәм буген» җыры белән ачты. Ә инде Бәйрәкә һәм Кече Урыссу мәктәпләре, һәрвакыттагыча, татар мәдәнияте флагманнары һәм татар телендә дөрес итеп сөйләшүчеләр арасында кала. Менә бу юлы да балаларның чыгышларын күзәтү шулкадәр мавыктыргыч иде, ә аларның чыгышын тыңлау – саф чишмә суын эчүгә тиң булды. Бу мәктәпләрнең укучылары өчен Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы – яңалык түгел, чөнки алар үзләре милли мәдәниятне дә, традицияләрне дә һәрвакыт үзләре белән йөртүчеләр. Тыңла, тамашачы, һәм, әгәр булдыра алсаң, аларның сәләтен кабул ит һәм районның үсеп килүче буынында безнең халкыбызның иң яхшы гореф-гадәтләренең, теленең дәвам итүенә шатлан! Ә сәхнәдә могҗизалар күп булды, гүя Тукай үзе малайларның һәм кызларның кулларыннан тотып, тарихи үткәннәргә җитәкләп алып китте, ул шагыйрь әсәрләреннән күренешләрнең инсценировкаланган куелышларында «җанланды». Хореографик номерлар, тормыш юлы этаплары барысы да танып белүгә булышлык итте, мавыктыргыч, соклангыч булды.
Бәйрәм барышында шулай ук «Җәлил укулары», «Сәйяр» һәм «Сихри каләм» конкурсларында катнашучыларны хөрмәтләделәр. Балаларны мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов, «Ак калфак” район иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гөлнара Хәмидуллина һәм мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина сәламләде. Чыгыш ясаучылар балаларның һәм аларның остазларының хезмәтенә югары бәя бирделәр, киләчәктә дә уңышлары белән сөендерүләрен теләделәр.
Каразирек мәктәбе тәрбияләнүчесенең Габдулла Тукай образында чыгуы һәм Урыссуның 1нче номерлы мәктәбе тәрбияләнүчеләре башкаруында татар халкының «Туган тел» гимны чараның искиткеч тәмамлануы булды. Җырга бөтен зал кушылды.
- Туган тел үзендә халык хәтерен саклый, - дип билгеләп үтте Светлана Хәбибуллина, – Туган тел - ул мәңгелек мирас, аңа җитди һәм сакчыл карарга, аны һәрьяклап сакларга һәм үстерергә кирәк. Туган телгә мәхәббәт, аның яңгырашына соклану, мәдәният энҗеләренә кагылудан чиксез шатлык безне кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәр озата баруы бик мөһим.
Чарада катнашучылар шул ук энҗеләргә кагылып, бу матурлыкны үзләре белән алып киткәннәрдер дип уйлыйм.