Урыссуда татар теле укытучыларының семинары узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары 3 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

 

Заманча алымнар, мәсәлән, “сүзләр болыты”, мнемотехника һ. б. кулланып Л.М. Әхтәмова, Р.К. Зарипова тарафыннан дәресләр күрсәтелде, бу дәресләрне кызыклы, динамик итте. Балалар дәрестә теләп һәм кызыксынып эшләделәр, чөнки татар телен өйрәнү бик кызыклы! А.Т. Хәмидуллина уздырган дәрестән тыш чара гаиләнең милли традицияләренә багышланды. Барлык этаплар да мантыйклы иде, балалар үзләре өчен күп яңалык белделәр, гаиләләренең кызыклы традицияләре белән уртаклаштылар.

Исемнәр тарихы турында чара (З.Х. Гарипова) татар халкының гореф-гадәтләрен ачты. Үз чыгышында туган телне, исемнәрнең мәгънәсен саклауга басым ясаган Ильяс хәзрәтнең сөйләвен кызыксынып тыңладылар.

ГХАТ (ЗАГС) бүлеге начальнигы Гүзәлия Сәгъдәтулла кызы үз чыгышында районыбызда сирәк һәм еш кулланыла торган исемнәргә игътибар юнәлтте. Йомгаклау сүзендә Р.К. Зарипова татар телен өйрәнгәндә инновацион технологияләр, ягъни татар теле дәресләре белән музыка рәсем сәнгате фәннәренең интеграцияләнүе  турында мәгълүмат бирде. Л.Г. Вәлиуллинаның чыгышы функциональ грамоталылыкка, татар теле дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру буенча проект тәкъдим ителде. Ахунова В.С. кулланылган укыту-методик комплектларны анализлады һәм киңәшләр бирде. Район мәгариф бүлеге методисты С.Р. Хәбибуллина семинарга йомгак ясады, эш моментларына игътибар юнәлтте. Ул дәреснең, дәрестән тыш чараның нәтиҗәлелеге укытучының һөнәрманлыгына һәм осталыгына бәйле булуына юнәлтте.

Семинар нәтиҗәле, яхшы методик дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International