Ютазыда балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Ютазы балалар бакчасы базасында «Балаларны балалар бакчасында мәктәпкә әзерләү» темасына мәктәпкәчә балалар учреждениеләре җитәкчеләренең киңәшмәсе узды.

Мәктәпкәчә тәрбия системасының иң мөһим бурычы - баланың шәхесен һәрьяклап үстерү һәм аны мәктәпкә әзерләү. Тормышның тәрбия һәм укытуны оештыруга карата югары таләпләре уку ысулларын тормыш таләпләренә туры китерүгә юнәлдерелгән яңа, нәтиҗәлерәк психологик-педагогик алымнар эзләүне көчәйтә. Киңәшмәдә мәгариф бүлеге методисты В.И. Орехова балалар бакчасы һәм мәктәпнең челтәрле хезмәттәшлек буенча яңа программаны гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары А.Ф. Мөхәммәтҗанова һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларындагы эшне билгеләп үтте. Мәктәпкә әзерлек эшен әти-әниләр белән дәвам итәргә тәкъдим итте.

Мәгариф бүлеге начальнигы Абрамов С.А. туклануны оештыру, кечкенәләрнең балалар бакчасына йөрү дәрәҗәсе, ата-аналар тарафыннан балалар бакчасы өчен вакытында түләү сорауларын күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International