Бөгелмә шәһәрендә Ярослав Гашек исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды

2023 елның 2 мае, сишәмбе

28 апрельдә Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе базасында Ярослав Гашек исемендәге VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

 

"Урыссу гимназиясе" МББУ укучылары лаеклы чыгыш ясадылар: "Әдәби иҗат" секциясендә 6 нчы сыйныф укучысы Никитина Евгения 1 нче урынны алды (укытучысы Ганиева Л. И.) һәм Ягъфәрова Аделина, 6 нчы сыйныф укучысы, 3 нче урынга лаек булды (укытучысы Зиннәтуллина Р. Х.), ә "Әдәбият белеме" секциясендә 8 нче сыйныф укучысы Талипова Алинәгә 3 нче урын бирелде (укытучысы Нәфыйкова В. Н.). Шулай ук 6 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Әмилә һәм 5 нче сыйныф укучысы Садыйкова Нәзифә дә лаеклы чыгыш ясадылар.

Балаларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International