«Грация» бию студиясе оешуга биш ел тулды!

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Район мәдәният йортында яз - иҗат коллективлары отчет концертларының кайнар чоры.

 

28 апрельдә чираттагы отчет концерты узды. "Грация" хореография студиясенә быел биш ел тулды! Бу күпме, әллә азмы? Шуны әйтик - ансамбль инде нык тора, әмма иң зур уңышлар алда әле.

 

Бию коллективы җитәкчесе - Иветта Сөләйманова. Нәкъ менә аның тырышлыгы, иҗаты һәм таланты аркасында ансамбль үсә һәм ныгый. Менә инде биш ел дәвамында Иветта Владимировнаның тәрбияләнүчеләре хореография нигезләрен өйрәнәләр һәм үзләрен сәхнәдә лаеклы тоту сәнгатен үзләштерәләр. Бу яшь коллективка җитмештән артык талантлы, биергә яраткан бала керә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, концерт номерлары өчен барлык костюмнарны һәм реквизитларны Иветта Сөләйманова үз куллары белән әзерли! Монда ата-аналар ярдәме дә зур роль уйный.

 

Концерт искиткеч тамаша булды һәм бер сулышта узып китте. Тамаша залы алкышларны кызганмады. Дәртле биюләр, купшы костюмнар, яңа номерлар тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу концертта кунаклар булып “7 нот” вокаль ансамбле башкаручылары кунаклар булды, алар биюләрне күңелле җырлар белән аралаштырды.

 

Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Абдурахманов һәм район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк Иветта Владимировнаны һәм "Грация" студиясе коллективын беренче юбилее белән котладылар. Әлеге концертта тантана сәбәпчеләренә котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Мәдәният бүлеге начальнигының Рәхмәт хаты белән ансамбль җитәкчесе Иветта Сөләйсманова бүләкләнде. Моннан тыш, коллектив әгъзаларына һәм аларның иң актив әти-әниләренә дә грамоталар тапшырылды.

 

Чара ахырында сәхнәгә хореография коллективындагы балаларның әти-әниләре зур бәйрәм торты алып чыкты. Ансамбль әгъзаларының куанычы зур булды!

 

Анастасия Михайлова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International