Бөек Ватан сугышы елларында тылда өлкәннәр белән беррәттән эшләгән Минсылу Бәдретдин кызын 9 Май - Бөек Җиңү көне белән Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова котлады.
Җирдә бер гасырга якын яшәүче Минсылу әби - безнең район сәламәтлек саклау тармагының иң өлкән хезмәт ветераннарының берсе. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә 36 ел эшләгән. Шуларның 24 елын - Кече Урыссу авылының медпунктында. Көн саен ике километр араны җәяүләп үткән. “1991 елда мин шәфкать туташы булып эшли башлаганда, Минсылу апа санитарка булып эшли иде әле", - дип искә ала Ташкичү фельдшер-акушерлык пункты мөдире Наилә Абдуллина.
Минсылу Бәдретдин кызы, бик олы яшьтә булуына карамастан, аек акыллы, газета һәм журналлар укый, яңа законнар белән кызыксына. Күптән түгел күзенә операция ясаткан хезмәт ветераны үзенең үткән тормыш юлын да яхшы хәтерли, ул сугыш елларында урман кискән, Горький өлкәсендә торф чыгарган, бүгенге көнгә кадәр фин һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булган туганнарын сагынып искә ала…