Күптән түгел «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында пенсия яшендәге затлар өчен бушлай бию түгәрәге ачылды, алар анда теләп йөри.
Бию дәресләрен район ветераннар советы оештырган. Бүгенге көндә түгәрәккә егерме биш кеше йөри. Әлегә дәресләр май ахырына кадәр генә үткәреләчәк, ә инде сентябрь башында биергә өйрәнергә теләүчеләр яңадан җыелачак.