Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» Гомумроссия патриотик акциясенә кушылды

2023 елның 5 мае, җомга

Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан узды  һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланды.

"Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр эстафета. Халык хәтере эстафетасы, әтиләр, бабайлар, карт бабайлар батырлыкларына хөрмәт, үз җиреңне, үз халкыңны, үз телеңне, үз исемеңне якларга әзерлек эстафетасы.

Китапханәчеләр акциядә катнашучыларга Георгий тасмасының төсләре тирән символик мәгънәгә ия булуын сөйләделәр. Ут һәм дары төсе – ул җиңү төсе, батырлык һәм каһарманлык төсе, ветераннарны искә алу һәм хөрмәт итү символы.

Китапханә ел саен бөтен Россиядә үткәрелә торган бу масштаблы акциядә фронтовик сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International