Мәктәп буенча танышу экскурсиясен Ирина Викторовна Ивановская уздырды. Ул төрле бүлекләргә - фортепиано, хор, сәнгать, вокал, музыкаль халык уен кораллары бүлекләренә йөрүче балаларның нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Ирина Викторовна төрле музыка кораллары белән таныштырды, укучыларның кайда шөгыльләнүләрен, алар кулланган җиһазларны күрсәтте. Музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары беренче сыйныф укучыларына кечкенә концерт күрсәттеләр. Экскурсиядән укучылар бик күп тәэсирләр алдылар, экспозицияләрне кызыксынып карадылар, үзләрен дулкынландырган сораулар бирделәр... Балалар күп белем туплады, танып белү даирәсен киңәйтте.