30 апрельдә Азнакай шәһәрендә Азнакай муниципаль районы беренчелеге кысаларында V шахмат турниры үтте

2023 елның 5 мае, җомга

Безнең Ютазы укучылары әлеге турнирда актив катнаштылар.

"Ак ладья" берләшмәсе малайлары арасында 1 урынны - Фатыйхов Бәхтияр, 2 урынны Галиуллин Артем алды.

Шулай ук турнирда Зәйдуллин Вильнар, Медведева Алена, Ямаев Әмир, Гыймадиев Алмаз, Шәрәфиев Әмир, Шәйгарданов Айнур, Хисмәтуллин Әмир катнашты.

Хисмәтуллин Әмиргә 3нче яшүсмер разряды бирелде.

"Ак ладья" берләшмәсе тренеры Регина Зөбәер кызы Сәетгәрәева турнирда катнашты һәм хатын-кызлар арасында 1 урынны алды.

Калган катнашучылар үз рейтингларын арттырдылар.

Өстәмә белем бирү педагогы Сәетгәрәева Р. З.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International