Район башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хезмәт куйган якыннарын онытмый

2023 елның 5 мае, җомга

Район башкарма комитетының дүртенче катында сугышның алгы сызыгында һәм тылда, кыр станнарында  һәм станоклар артында Бөек Җиңүне якынайткан әби-бабалары фотолары куелып, мини-күргәзмә оештырылган.

Күргәзмә узган гасырның 40 нчы елларында сугыш бер генә гаиләне дә, бер генә йортны да читләтеп үтмәвен ачык күрсәтә. Шуңа күрә 9 Майда билгеләп үтелә торган Җиңү көне өлкән буынны алмаштырган замандашларына бик кадерле һәм якын. Еллар үтәр, ә кешелек хәтерендә киләчәктә дә дөньяны фашизмнан азат иткән ата-бабаларыбызның бөек җиңүе сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International