Район башлыгы Аяз Шәфигуллин отпускка кайткан сугышчылар белән очрашты

2023 елның 5 мае, җомга

Район башлыгы белән әңгәмә вакытында егетләр кыскача гына хезмәт турында сөйләделәр.

Район башлыгының туклану, дарулар җитәрлекме дигән соравына, егетләр бу әйберләрнең барысы да җитәрлек дип җавап бирделәр. Эчәргә яраклы су мәсьәләсендә, әйе, проблемалар бар. Әмма алар аны хәл итәләр.

- Без районыбызның мобилизацияләнгән егетләренә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрәбез, - дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин. - Су җибәрүме яки аның өчен буш савытлар  җибәрү яхшыракмы?

- Безгә соңгы вакытта чишмәдән суны 300-700 литрлы савытларда алып киләләр. Шуңа күрә савытлар җибәрү яхшырак булыр, - дип билгеләп үтте  егетләрнең берсе.

Әңгәмә барышында районнан су өчен шешәләр (сыемнар) җибәрергә карар ителде. Егетләр шулай ук район җитәкчелегенә үз теләкләрен җиткерделәр. Бу, әйтик, рация белән ярдәм күрсәтү.

Посылка адресатка барып җитсен өчен, исемле посылкалар җибәрү яхшырак. Бу йөкне аларга җибәргән сугышчылар алачагына гарантия.

- Ә сез җирле халык белән аралашасызмы? - дип сорады Аяз Шәфигуллин.

- Болай алар ачык, - диделәр егетләр. - Тормышлары җиңел түгел. Ашамлык алмашабыз. Алар, әйтик, ит тәкъдим итә алалар. Без аларга ярмалар яки башка ризыклар бирәбез.

Район башлыгы шулай ук районда яшәүче туганнарыгызга  нинди дә булса  ярдәм кирәкме, дип кызыксынды. Егетләрнең берсе район авылларының берсендә яшәүче әбисенә утын белән ярдәм итүләрен сорады. Район башлыгы егетләрнең барлык теләкләрен дә игътибарга алды. Хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп һәм якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлап, аларга бүләкләр салынган пакетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International