Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында давыл кисәтүе
2023 елның 6 маенда 12-19 сәгатьләрдә Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән яшен, көчле җил 15-20 м/с, локаль рәвештә - 24 м/с, коеп яуган яңгыр көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янындагы көчле җилдән яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да киңәш ителми – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил вакытында электртапшыргыч линияләр астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү үлем куркынычы белән яный.
5. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук түбә һәм җил белән килеп төшкән декор элементлары да тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан килеп төшәргә мөмкин булган әйберләрне читкә алып куярга кирәк.
7. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Явым-төшем вакытында:
- урамда булганда сак булыгыз, электр линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне яхшылап төзәтегез, аларның җимерелүе кешеләрне җәрәхәтләүгә китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр агымын читкә алып китүгә әзерләү буенча чаралар күрергә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр узуын машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктавын көтәргә кирәк.
Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Җәяүлеләр автотрассалар аркылы үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.