Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле Ютазы районы халкы!

2023 елның 9 мае, сишәмбе

 

       Сезне Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Бу көн бөтен дөньяны үзгәртте, совет халкының дәһшәтле дошман алдындагы какшамас кыюлыгы һәм батырлыгы турында ачык шаһитлык бирде. Дистә еллар уза, чорлар үзгәрә, әмма вакыт бу дата өстеннән хакимлек итә алмас. Ул һаман да барыбызны берләштерә һәм төрле сынауларда җиңелмәслек итә. Сугыш кырларында һәлак булган, ачлыктан һәм михнәттән үлгән миллионлаган ватандашларыбызны онытырга мөмкин түгел. Сугыш елларында Ютазы җире үзенең иң яхшы 3000 улын югалта. Без аларның якты истәлеге алдында башларыбызны түбән иябез.

       Карт солдатлар сафлары елдан-ел сирәгәя баруын күрү бик аяныч. Бүген Ютазы районында Бөек Җиңү көнен бары тик 3 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 101 тыл хезмәтчәне, фронтовикларның 15 тол хатыны каршы ала.

       Без алгы сызыкта һәм тылда җиңүне якынайткан, балачагын сугыш көйдергән, үз җилкәсендә дәһшәтле еллар авырлыгын күтәргән һәркемгә тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.

       Без сугыш кырларында һәлак булганнарны, концлагерьларда һәм гестапо төрмәләрендә җәзалап үтерелгәннәрне, ачлыктан һәм михнәттән һәлак булганнарны искә алып,  башыбызны түбән иябез.   

      Тыныч вакытта йөрәкләре тибүдән туктаган ветераннарны ачынып хәтергә алабыз. Аларның рухын үз яныбызда тоябыз.

     Бүген Россия яңадан заман низагына каршы көрәшкә күтәрелде. Солдатлар һәм офицерлар, алар арасында Ютазы районы егетләре дә бар, хәрби бурычларын кыю үти. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар еш кына үзләрен корбан итә, үз тормышлары бәрабәренә алгы сафта сугыша.

      Җиңү көне безне берләштерә һәм теләсә нинди сынаулар алдында җиңелмәслек итә. Безнең элекке һәм хәзерге каһарманнар - бер сафта! Аларның батырлыгы Россия тарихында мәңгелек.

Мин сезгә ихлас күңелдән тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим! Үлемсез даныгызның Мәңгелек уты гасырлар дәвамында сүнмәсен! Бөек Җиңү, фашизмнан азат ителгән Ватаныбыз өчен алдыгыгызда башыбызны иябез.

Мәхәббәтебезне һәм рәхмәтебезне, соклануыбызны һәм хөрмәтебезне кабул итегез. Без сезнең белән горурланабыз.

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы А.Ә. Шәфигуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International