Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган милли көрәш буенча Ютазы районы Беренчелеге һәм чемпионаты нәкъ менә хәзер «Олимп» спорт мәктәбендә уза.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Аяз Шәфигуллин сәламләү сүзе һәм җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Чарада шулай ук "Көрәш" Федерациясенең Татарстан Республикасындагы башкарма директоры Марсель Таһиров, ТР Ютазы район Советы депутаты Сәгъдәтулла Төхбәтуллин һәм район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов катнашты.
"Корэш" Федерациясенең Татарстан Республикасындагы башкарма директоры Марсель Таһиров бүләкләү тантанасын җитәкләде. Федерация президиумы исеменнән Рәхмәт хатлары белән район һәм республикада әлеге спорт төрен үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Ютазы районы җыелма командасының милли көрәш буенча тренеры бүләкләнде.