Самбо көрәше буенча ачык турнир 6-7 майда Стәрлетамак шәһәрендә узды.
Бу ярышларда йөздән артык спортчы катнашты, алар арасында Ютазы районын тәкъдим иткән “Олимп” спорт мәктәбе самбочылары да бар иде. Турнир Советлар Союзы Герое С.Е. Авдошкин истәлегенә багышланган.
2008-2010 елларда туган үсмер малайлар һәм кызлар призлы урыннар яулап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Малайлар арасында беренче урынны Әмир Камалдинов яулады, кызлар арасында икенче урынны Софья Игонина алды.