Урыссу йөзүчеләре Бөтенроссия ярышларында катнаштылар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Йөзү буенча «ПГУФКСиТ ректоры кубогы» Бөтенроссия ярышлары Казанда 6-8 майда узды.

Бу масштаблы спорт чарасында Россиянең утыз биш төбәгеннән сигез йөздән артык спортчы катнашты, шул исәптән унөч университет командасы 50 метрлы «Буревестник» бассейнында ярышлар призлары өчен көч сынашты. СШ “Олимп” спорт мәктәбе командасын йөзү буенча тренер Зарина Мифтахованың тәрбияләнүчеләре лаеклы тәкъдим итте.

Урыссу йөзүчеләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Дмитрий Кошелев ирекле стиль белән 50 метр дистанцияне 25,16 секундта, ә ирекле стиль белән 100 метр дистанцияне 6 нчы урынны алып, 56,98 секунд нәтиҗәсе белән узды. Ул ике дистанциядә 1 разрядны үтәде. Илдан Габдрахманов 50 метрга брасс белән йөзүдә 38,07 секунд нәтиҗәсе белән 17 нче урынны алды, 200 м брасс дистанциясендә 2м 59,31секунд нәтиҗәсе белән 9 нчы урынны алды һәм 2 разрядны үтәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International