Ютазы районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы мөмкин булганча Урыссу бистәсенең булачак музеена экспонатлар җыюда ярдәм итә.
-Туган як тарихына һәм мәдәниятенә битараф булмаган һәм безнең мәдәни-тарихи мирасыбызны саклауга һәм арттыруга шәхси өлеш кертергә әзер булган һәркемне катнашырга чакырабыз. Кушылыгыз, тарихны бергә саклыйк! – дип мөрәҗәгать итте район халкына Кәрәкәшле музее директоры Гөлнара Шәмсуллина.