Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган кичке бәйрәм концертын Урыссу Балалар сәнгать мәктәбе оркестры ачты.
Алар чыгышыннан соң, музыкаль эйфорияне тынлы оркестр сугыш елларының мелодик композицияләре белән дәвам итте. Коллектив җитәкчесе Эльвира Камалиева сценарие буенча «Маски» халык студиясенең башлап уйнаучы актерлары тирән эчтәлекле "Хәтер" спектаклен бик дулкынландыргыч тасвирладылар. Спектакльдә шулай ук «Грация» студиясенең хореография коллективы биючеләре катнашты (җит. Иветта Сөләйманова).
Район мәдәният йорты, Урыссу Балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары һәм солистлары, шулай ук Октябрьскийдан чакырылган казак хоры тамашачыларны патриотизм рухы һәм җиңү шатлыгы белән сугарылган яңа якты номерлар белән сөендерде.
Майның матур кичәсе бәйрәмгә халык белән тулы мәйданны җыйды. Барысы да шатландылар һәм күңел ачтылар. Балалар артистларның чыгышларын импровизацияләнгән биюләр белән хуплап торды, соңрак аларга өлкәннәр дә кушылды, концерттан соң дискотека башланды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү көне ахырында Ютазы районында зур бәйрәм салюты яңгырады.