«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисе бүләкләр тапшырды

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Казанда кичә «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең финал чарасы узды.

Республика этабында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.

Фестиваль программасына ике конкурс блогы әзерләнгән - милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе һәм “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!” гаилә командалары конкурсы, аның барышында гаиләләр үзләренең шәҗәрәләрен концерт номеры белән тәкъдим иттеләр һәм милли костюмнар күрсәттеләр.

Фестиваль өч этапка бүленде: муниципаль, зона һәм республика. Быелгы зона этабында Казаннан Лозов-Ярцевлар гаиләсе, Саба районыннан Хантимеровлар гаиләсе, Ютазы районыннан Абдурахмановлар гаиләсе, Зәй районыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе, Аксубай районыннан Андреевлар гаиләсе һәм Кайбыч районыннан Гарафетдиновлар гаиләсе финалга чыкты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов командаларның «талантлары, бердәмлеге һәм үз нәселенең тарихына мәхәббәте белән сокландыруларын, гаилә мөнәсәбәтләренең күркәм үрнәген күрсәткәннәрен, гаилә реликвияләре һәм риваятьләре белән таң калдырганнарын» билгеләп үтте.

"Сезнең гаилә тарихы — сезнең өчен генә түгел, ә сезнең артыгыздан баручылар - сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен дә үрнәк. Гаилә тарихын саклап калу һәм аны киләсе буынга җиткерү мөһим. Еллар узу белән без үткәннәр турында — үз илебезнең, туган ягыбызның, гаиләбезнең тарихы турында ешрак уйланабыз. Татарлар турында элек — электән алар үзләренең ата-бабаларының җиде буынын белергә тиеш дип сөйләгәннәр», - диде ул.

 

ТР Рәисе фикеренчә, шәҗәрә бер нәсел-ыру вәкилләрен санап кына калмый, ә «үзеңне бер-берсен алыштыручы буыннарның бердәм агымының аерылгысыз өлеше итеп тоярга» мөмкинлек бирә. "Бүгенге көндә үз нәселеңнең тарихын өйрәнү, шәҗәрәләр төзү гадәти булмаган популярлык яулаганы сөендерә. Шәҗәрә фестивале инде бишенче тапкыр үткәрелә. Бу безгә шәҗәрә традицияләрен сакларга һәм үстерергә, гаилә бәйләнешләрен ныгытырга, Татарстан һәм үз гаиләбез тарихына кызыксыну уятырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады ул.

Биш ел эчендә фестивальнең барлык этапларында 45 районнан 700дән артык гаилә катнашты — бу 10 меңнән артык кеше, дип өстәде республика җитәкчесе. "Бу саннар артында зур һәм мөһим эш тора. Барлык гаиләләр дә беренче урынга лаек. Бу бик яхшы мисал, чөнки гаилә кыйммәтләре илебезне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр гаилә — ул төбәк, республика, ил тарихы", - диде ул.

 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мондый эшнең алга таба да дәвам итүен теләде. Шуннан соң ул җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Шулай итеп, бишенче фестивальдә беренче урынны Саба районыннан Хантимеровлар яулады, икенче урынны - Аксубай районыннан Андреевлар, өченче урынны Казаннан Лозов — Ярцевлар алды.

 

Республика этабында җиңүчеләр беренче урын өчен дипломнар һәм 150 мең сумга, икенче урын өчен - 130 мең сумга һәм өченче урын өчен 100 мең сумга сертификатлар алдылар.

 

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты 2019 елда «Эхо веков в истории семьи — тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме проектын башлап җибәрде. Ул шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Узган ел шәҗәрә бәйрәме «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале дип үзгәртелде. Фестивальнең биш еллыгы уңаеннан быел истәлек китабы чыгару планлаштырыла. Анда гаилә тарихлары, аларның гореф-гадәтләре, шәҗәрәләре керәчәк. Чыгышларның фотолары һәм видеолары QR-код ярдәмендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International