Урыссу боксчылары иң яхшылар арасында

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Өч алтын, көмеш һәм ике бронза: Татарстан боксчыларының Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгышлары нәтиҗәсе.

Самарада 13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан боксы тәрбияләнүчеләре, гомумкоманда буенча беренче урынны алып, алты медаль алдылар.

 

Шәхси зачеттагы нәтиҗәләр:

 

🔹1 нче урын - Шамил Газимагомедов, 54 кг (Әлмәт), Ниязсолтан Баязитов, 66 кг (Азнакай), Кирилл Ченцов, 90 кг (Казан);

🔹 2 нче урын - Ярослав Горбачев, 48 кг (Урыссу);

🔹 3 нче урын - Станислав Бондарь, 46 кг (Түбән Кама), Саян Низаметдинов, 70 кг (Урыссу).

Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән барлыгы 201 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International