Ютазы районы авыл җирлекләре берничә ел дәвамында ТР Рәисенең авыл халкының эшкә сәләтсез өлешен һәм пенсионерларны яшелчә культуралары орлыклары белән түләүсез тәэмин итү буенча республика программасында катнаша.
Безнең районга Татарстан Кулланучылар берлеге системасы аша 3500 кәбестә үсентесе, шулай ук суган, кызыл чөгендер һәм кишер орлыклары бүлеп бирелгән. Авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан бирелгән барлык орлыклар һәм үсентеләр мохтаҗларга таратылган.
Шушы көннәрдә районның барлык авылларында өлкәннәр, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм МХОда катнашучыларының гаиләләре кәбестә үсентеләре алды, ә элегрәк программа кысаларында калган орлыклар таратылган иде.
Авыл халкы өчен мондый ярдәм мөһим һәм күңелле, алар күрсәтелгән ярдәмгә һәм игътибарга бик рәхмәтле.