Конкурсның муниципаль этабы җиңүчеләренең эшләре республика этабына юнәлтелгән.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә үткәрелә.
Конкурс балалар һәм яшүсмерләрдә гаилә кыйммәтләре, никах һәм гаилә институты төшенчәләрен формалаштыру максатыннан оештырыла.
Республика этабында җиңүләр телибез!