Урыссуда җеназаханә ритуаль объекты ачылды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Урыссу үзәк мәчете карамагындагы яңа җеназаханә бинасында мәрхүмнәрне юу һәм кәфенлеккә төрү өчен барлык шартлар тудырылган. Биредә шулай ук җирләү өчен кирәкле барлык әйберләрне дә сатып алырга мөмкин.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге ритуал үзәкнең әзерлеген югары бәяләде.

Билгеле булганча, мөселманнарны шәригать кануннары нигезендә җирлиләр. Җирләү йолаларын төгәл үтәү һәрберебезнең бурычы. Әгәр якыннарыгыз арасында бу йолаларны белмәүчеләр булса, алар җеназаханәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Монда мәчеткә килгән һәркемне җирләү кагыйдәләре белән таныштырачаклар, барлык кирәкле мәгълүматны бирәчәкләр.

Җирләү алдыннан мөселманнарны юып, кәфенлеккә төреп, җеназа намазы уку саваплы мәҗбүри гамәл булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International