Башкарма комитетта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көнендә, 15 майда, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

 

Нәкъ менә гаилә көнендә бу утырышта педагоглар һәм төрле хезмәт җитәкчеләре җыелуы игътибарга лаек. Доклад белән беренче булып «ЮМРда психологик хезмәт, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил» җитәкчесе Зенфира Лотфуллина чыгыш ясады. Ул балаларны тәрбияләүнең гамәлдәге ысуллары турында җентекләп сөйләде, балалар белән ата-аналар арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Комиссия рәисе Сергей Рузанов педагогларга район мәктәпләре укучыларының гаилә мөнәсәбәтләренә игътибар итәргә киңәш итте.

 

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марс Гәрәев балигъ булмаганнар катнашында районда юл-транспорт һәлакәтләре очраклары, мәктәп укучылары арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауның мөһимлеге турында хәбәр итте. Сергей Рузанов билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау мәсьәләсен балигъ булмаганнарның әти-әниләре белән дә эшләргә кирәк.

 

Район мәгариф бүлеге башлыгы Сергей Абрамов шулай ук балалар юл-транспорт травматизмы мәсьәләләре буенча уку йортларында ата-аналар белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, ул профилактика системасының төрле органнарында һәм учреждениеләрендә исәптә торучы балигъ булмаганнарның оешкан мәшгульлекнең төрле формаларын, шул исәптән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте чараларын һәм аларның вакытлыча эшкә урнашуы аша каникул чоры һәм укудан буш вакытын максималь дәрәҗәдә колачлауны тәэмин итү темасына кагылды.

Район мәшгульлек үзәге белгече җәйге чорда яшүсмерләрнең эш урыннары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International