Ташкичү авыл китапханәсендә «Син ялгыз түгел!» мәгълүмат сәгате узды

2023 елның 19 мае, җомга

Ташкичү авыл китапханәсе балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән «Син ялгыз түгел!” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.

 

Чара башында китапханәче катнашучыларны дөньяда һәм Россиядә беренче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Балалар махсус саннар – 8 800 2000 122 - тынычлык, игелек һәм татулык саннары барлыгын белделәр.

Китапханәче балаларга бушлай номерга шалтыратып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үз проблемаларыңны һәм күңелсезлекләреңне уртаклашырга мөмкинлеген әйтте. Анда игътибар белән тыңларлар, аңларлар, авыр хәлдә яхшы киңәш бирерләр. Аннары балалар «Карар кабул итү», «Ассоциация», «Аркадагы рәсем» ситуацияле уеннарында катнаштылар.

Чара ахырында катнашучылар үзләренең кесә телефоннарында балалар өчен ышаныч телефоны номерын саклап калдылар һәм буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International