Очрашуга Ютаза авылыннан хөрмәтле гаиләне чакырдылар, аларның тамырлары Бәйрәкә авыл җирлеге белән бәйле, анда ата-бабалар истәлеген саклыйлар, анда халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар. Ирек һәм Римма Зәйнуллиннар Ватанны саклаучы лаеклы ул тәрбияләп үстергән. Очрашуда Илдар Ирек улы Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Краснодар крае, Анапа шәһәрендәге югары уку йорты турында мультимедиа мәгълүматын тәкъдим итте, анда абитуриентларны – үзләрен хәрби эшкә һәм Ватанны саклауга багышларга теләгән көчле, кыю егетләрне көтәләр. Кунак югары сыйныф укучыларына хезмәт, бурыч һәм намус, ир-егет дуслыгы - аңа студент елларыннан ук тугрылык сакланыла торган дуслык турында сөйләде.