Пуля белән ату һәм дартс буенча өлкән буын өчен Спартакиада яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан 18 майда уздырылды.
Чара Урыссуның 3 нче мәктәбе базасында үтте.
Бу ярышларда унсигез актив пенсионер катнашты. Дәртле һәм җиңүгә омтылган өлкән яшьтәге кешеләр төз атуга ярышларны җиңел һәм күңелле уздырды, ә нәтиҗәләр көткән арада хәтта туп белән уйнадылар.
Ярышларны уздыруда ТИН укытучысы Динар Дәрвән улы Вилданов зур ярдәм күрсәтте. Кулларына винтовка тоттырганчы, ул катнашучыларга күрсәтмәләр бирде, пуля белән ату кагыйдәләрен һәм шартларын аңлатты.
Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым билгеләнде. Барлык призерларга да ярышларны оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.