ТР чик сакчылары берлеге әгъзалары Ютазы районында укучылар белән очраштылар

2023 елның 19 мае, җомга

Чик сакчылары көне алдыннан Урыссуның «ТР чик сакчылары берлеге» 3нче урта мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары өчен Әфганстан, КСП (контроль - эзләү полосасы), чик сакчылары турында әңгәмә үткәрелде.

Шулай ук Росгвардиянең амунициясе белән малайларны һәм кызларны  элекке чик сакчысы Дмитрий Никулин таныштырды.

Мәктәп укучылары кызыклы сораулар бирделәр, бронежилетлар һәм каскалар киеп карадылар. Очрашу бик кызыклы үтте һәм укучыларның мәгълүматын арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International