Бүген, Пионерлар көнендә район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге һәм ветераннар советы белән берлектә, алма бакчасы утырту буенча «Буыннар бәйләнеше бакчасы» акциясе үткәрде.
"Янарыш" паркында, салкын һава торышына карамастан, “кыздыралар” иде! Ютазылылар бүген биредә яшь алма үсентеләре утыртты. Акциядә илледән артык кеше катнашты. Барысы бергәләп эшләде - мәктәп укучылары, район ветераннар советы, яшьармиячеләр, район җитәкчелеге вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт учреждениеләре профсоюзы әгъзалары, мәктәп урманчылыгы, Балалар иҗаты үзәге педагоглары, шулай ук пионер оешмасына катнашы булган һәркем тырышлык куйды.
Чараны Балалар иҗаты үзәге педагогы Гөлчәчәк Вәлиева пионер сәламләве белән ачты. Ул пионер оешмасының барлыкка килү тарихын искә төшерде һәм җыелганнарга пионерлар җырын җырларга тәкъдим итте. Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да бәйрәм белән котлады. Чара ачылганнан соң, акциядә катнашучыларның барысы да үсентеләр утырта башлады. Өлкәннәр мәктәп укучыларына агачларны ничек дөрес утыртырга кирәклеген күрсәттеләр. Чара дәвамында җылы һәм дустанә мохит хөкем сөрде. Чараның төп һәм мөһим максатына - буыннар дәвамлылыгы һәм яшьләрне уртак эшкә җәлеп итүгә ирешелде!
Асылда, бүген Урыссуда иң әһәмиятле тарихи вакыйга булды. Ютазы халкын һәм район кунакларын, еллар узгач, искиткеч алма бакчасы язын чәчәк атуы һәм көзен алмалары белән сөендерәчәк. Бу искиткеч.