Урыссудагы 1 номерлы балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре экскурсия белән тәвә кошлары фермасында булдылар.
"Алар башларын комга яшерәләр дигән мифтан кала, страуслар турында без нәрсә беләбез?” Сорауга җавап табар өчен 2023 елның 19 маенда Урыссу поселогының 1 нче балалар бакчасының өлкән төркеме тәвә кошлары фермасына экскурсия ясады.
Ферма - ферма инде, әмма бер ягы белән аерыла, анда безнең якларга хас булмаган чын Африка страуслары үрчетелә. Әмма эссе илләрдән килгән бу кунаклар бөтенләй таләпчән булып чыкмаган: алар биредә яшәүгә күнеккән һәм хәзер инде үзләрен безнең Урыссу поселогында өйләрендә кебек хис итәләр. Балалар тәвә кошларының гадәтләрен һәм тәртипләрен бик теләп күзәтте. Тәвә кошларын ашатырга, сыйпап карарга мөмкин булды. Ферма хуҗасы кошның йомыркаларын күрсәтте: бер йомырка эченә 10нан артык тавык йомыркасы сыя. Гомумән, барысы да яңа тәэссоратлар алды. Экскурсия мәгълүматны арттырды, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.