Талантлы малай сәнгать мәктәбендә сольный концерт белән чыгыш ясады. Бу искиткеч. Фортепиано бүлегенең 4 нче сыйныф укучысының сольный концерты! Мондый җаваплы һәм җитди чарага һәр укучы да әзер түгел. Данияр исә моны булдыра алды.
Концертны Данияр үзенең укытучыларына һәм тренерына багышлады. Чарада мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Абдурахманов катнашты. Ул Даниярны дебюты белән котлады һәм әти-әнисенә улын яхшы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хаты, ә малайга истәлекле бүләк тапшырды. Концерт бер сулышта узды. Тамашачыга бик күп кызыклы иҗади номерлар тәкъдим ителде. Шулай ук Данияр һәм балалар сәнгать мәктәбенең башка берничә тәрбияләнүчесе дә аның белән бергә чыгыш ясап, аңа ярдәм иттеләр. Моннан тыш, концерт залында Данияр ясаган картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибраһимов һәм Россия Акварелистлар берлеге әгъзасы Альбина Ибраһимова Даниярны бик дулкынландыргыч һәм җылы котладылар. Җылы теләкләр күп әйтелде. Моннан тыш, Камил Ибраһимов Даниягә бөек рәссамнар турында китап бүләк итте, бу аның гомер буе талисманы булачак, дип тә өстәде.
Данияр, үз чиратында, бу концертка килгән һәр укытучысына һәм остазына рәхмәт сүзләре белән ал роза чәчәге бүләк итте.
Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Әлфия Камалиеваның тәрбиячесе унике яшендә башкару осталыгының бик югары дәрәҗәсенә иреште. Фортепиано бүлегендә бары дүрт ел гына укып, ул шаккатыргыч нәтиҗәләр күрсәтте, моңа һәр чыгарылыш укучысы да ирешә алмый. Данияр район, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларның берничә тапкыр лауреаты булып тора. Ул яшь категориясендә алган дипломнар һәм грамоталар саны буенча рекордчы.
Шунысын да әйтергә кирәк, малай музыкада гына уңышлы түгел. Ул бик күпкырлы шәхес. Алты яшеннән каратэ белән шөгыльләнә, зәңгәр билбау иясе. Ярышларда призлы урыннар ала. Мәктәптә Данияр гел бишлегә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша һәм призер була. Рәсем ясау, шахмат, чит телне өйрәнү белән кызыксына. Баланың бөтенләй капма-каршы юнәлешләрдә мавыгып шөгыльләнүе һәм уңышлы була алуы соклану уята!
Даниярның төп хыялы музыка белән бәйле түгел. Исегезгә төшерәбез, ул архитектор булырга тели. Уруссуда парк төзү турында хыяллана, анда һичшиксез күзәтү боҗрасы булачак. Гадәти булмаган йортлар проектлау һәм төзисе килә аның. Менә шундый ул, Данияр Шәрипов. Ә без аңа барлык хыялларының тормышка ашуын телибез!