Картинг буенча җәйге ярышлар инде старт алды.
12-14 май көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты, Беренчелеге узды, анда бөтен республикадан йөздән артык кеше катнашты. Урыссу картингчысы Артур Шихов әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, 125Б классында беренче урынны яулады.
Шулай ук бер атнадан соң (19-21 май) Байлар Сабасы поселогында картинг буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Бу ярышларда бөтен Идел буе федераль округыннан 150дән артык кеше катнашты.
Урыссу картингчылары монда да, призлы урыннар яулап, актив катнаштылар. Милли юниор классында беренче урынны - Рамазан Шамилов, икенче урынны Арсений Шерер алды. Безнең спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте!
Урыссуның "Шмель" карт-клубы картингчылары, тренерлар Айрат Насыйров һәм Сергей Косолапов ярдәме, шулай ук үзләренең тырышлыгы белән, ел саен төрле ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бу - иң югары пилотаж һәм чын команда эше. Афәрин, егетләр!