Атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә Ютазы районы башлыгы лаеклыларга бүләкләр тапшырды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Оператив киңәйтелгән киңәшмә традицион рәвештә бүләкләүдән башланды. Аяз Шәфигуллин бүләкләнүчеләрне котлады һәм аларга алга таба да уңышлар теләде.

Татар әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасында җиңгән өчен йомгаклау этабы җиңүчесе дипломы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Галим Вилданов исемендәге Каразерик урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең тугызынчы сыйныф укучысы Элина Каюмова, аның педагогы Гүзәлия Котдусова бүләкләнде. Шулай ук әти-әниләр - Ирек һәм Ләйсен Каюмовларга зур рәхмәт белдерелде.

"Иң яхшы беренче бит. Район газетасы" номинациясендә Татарстан Республикасы басма матбугат чаралары конкурсында җиңгән өчен «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе – “Ютазы таңы”- «Ютазинская новь» газетасының баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаевага Диплом һәм лазер принтерын сатып алуга сертификат тапшырылды.

 

«Мин Ватаным белән горурланам» Республика балалар рәсеме конкурсында актив катнашканнары өчен Ютазы муниципаль районы исеменнән конкурсның район этабы җиңүчеләре дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе дипломнары белән бүләкләнделәр:

 

Дарина Ильясова ;

Нурислам Хафисов;

Богдан Киселев.

 

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Ютазы элеваторы» АҖнең яңа элеватор начальнигы Рәмис Ямалетдинов бүләкләнде.

 

Ютазы муниципаль районы файдасына күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм юбилей датасы уңаеннан Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән район башлыгының матбугат секретаре, «Телевидение-Уруссу» ҖЧҖ видео-хәбәрчесе Румия Никитина бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International