Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге февральдән сәламәтлек саклау оешмасы төзегән реестрлар нигезендә медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү бирә башлады. Реестрда мондый ярдәмгә хокуклы белгечләр турында мәгълүмат бар.
Хөкүмәт Карары белән кертелгән яңа түләү 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә йөкләнгән. Түләү күләме медицина хезмәткәрләре категориясенә һәм медицина оешмасы төренә бәйле рәвештә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Түләү операторы итеп Россиянең социаль фонды билгеләнгән, шул ук вакытта акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә биреләчәк. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алу хокукына ия булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзергә һәм бу мәгълүматны Социаль фондка тапшырырга тиеш. Реестрда хезмәткәр турында мәгълүматлар белән бергә билгеләнгән өстәмә түләүнең күләме һәм ул исәпләнгән мәгълүмат күрсәтелә.
"Медицина хезмәткәрләренә яңа түләү алу өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми – акчалар автомат рәвештә биреләчәк. Социаль фондның территориаль бүлекчәләре түләүне медицина оешмасы хезмәткәрләр реестрын формалаштырып, фондка тапшырганнан соң 7 эш көне эчендә күчерәчәк», - дип төгәлләде РСФ Татарстан фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Акчалар социаль фондка реквизитларын медицина оешмасы да тәкъдим итәчәк хисапка күчереләчәк.
Медицина хезмәткәрләренә яңа махсус социаль түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана, ул социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында тапшырыла.