«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Урыссу интернат- мәктәбе” дәүләт бюджет учреждениесенең 9 сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллашты.
Биредә быел ике тугызынчы сыйныфны 27 тәрбияләнүче тәмамлый.
Мәктәп директоры Илдар Дусәлимов чыгарылыш сыйныф укучыларын, педагогларны, ата-аналарны һәм бәйрәм кунакларын сәламләде. Җыелганнарны күптән көтелгән соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап, ул чыгарылыш укучыларына педсовет карары һәм мәктәп буенча боерык нигезендә аларның йомгаклау аттестациясенә кертелүләрен хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп 60 еллык юбилеен уңышлар һәм казанышлар белән каршы ала.
- Безнең чыгарылыш укучысы Карина Мостахова «Салават күпере» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар иҗатының III региональ фестивалендә җиңүче булды, Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс 2023» милли чемпионатында 3 урынны алды. Ә шушы көннәрдә без технология укытучысы Рәхимова Ирина Васильевнаның Татарстан Республикасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпләр арасында иң яхшы педагогы булуы һәм 100 мең сум күләмендә грант алачагы турында Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы боерыгын алдык, - дип шатлыклы яңалыклар белән уртаклашты Илдар Марсель улы.
Чарада шулай ук район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты. Ул мәктәпне тәмамлаучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны бәйрәм белән котлады.
- Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме уза, әмма мин нәкъ менә сезнең мәктәпкә килергә булдым. Мин укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәтемне белдерәм, ә чыгарылыш сыйныф укучыларының бу мәктәпне калдырганнан соң, тормыш юлыннан ышанычлы һәм лаеклы атлауларын телим, сезгә белем биргән ата-аналарны һәм педагогларны уңайсыз хәлдә калдырмаска тырышыгыз. Без сезне үз районыбызда көтәбез, махсус белем алгач, районыбызның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен биредә эшләргә кайтыгыз, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш сыйныф укучыларына Аяз Әдип улы.
Чыгарылыш сыйныф укучылары педагогларга, ата-аналарга һәм бәйрәм кунакларына кечкенә концерт бүләк итте. Күз яшьләре белән алар укытучыларга сабырлыклары, җылы мөнәсәбәтләре һәм белем бирүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Чыгарылыш сыйныф укучылары җитәкчеләре, биология һәм география укытучысы Ирина Шәйгарданова һәм технология укытучысы (тегү эше) Ирина Рәхимова да, күз яшьләрен тыя алмыйча, тәрбияләнүчеләрен котладылар.
Мәктәпнең актлар залын эчкерсез хис-кичерешләр мохиты биләп алды. Бәйрәм ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары күккә шарлар очырды. Бу көн, һичшиксез, алар хәтерендә мәңге сакланачак.