Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия тәкъдимен һәм «Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара комиссия карарын тормышка ашыру максатында (алга таба – «Халык контроле» ТР ДМС) 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләрне исемнәрдә һәм язуларда, белешмәләрдә, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар аншлагларында татар телендә хаталарны ачыклауга, шулай ук республикада җитештерелә торган продукцияне (товарлар) рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын куллануны популярлаштыруга җәлеп итү шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы күренешендәге хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрелә.
2023 елның 16 маена «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 106 хәбәрнамә, шул исәптән Чаллы шәһәре буенча – 58 хәбәрнамә, Казан шәһәре буенча – 19 хәбәрнамә, Бөгелмә муниципаль районы буенча – 12 хәбәрнамә, Әгерҗе муниципаль районы буенча – 5 хәбәрнамә, Лениногорск муниципаль районы буенча – 3 хәбәрнамә кергән (эшкә тапшырылган), Тукай муниципаль районы буенча - 3 хәбәрнамә, Түбән Кама муниципаль районы буенча – 2 хәбәрнамә, Алексеевск, Зәй, Мамадыш, Теләче муниципаль районнарыннан - берәр хәбәрнамә кергән.
Конкурс үткәрү турында Нигезләмә - /file/jutaza/File/Положение о проведении конкурса