"Яшь талантлар" студиясенең театр төркеме саф һавада «Дуслык территориясе»ндә дәрес үткәрде

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

«Дуслык территориясе» җәйге чорда балалар һәм аларның ата-аналары өчен ачыла.

Бу мәйданда йомшак, уңайлы урындыклар бар. Һәркем ял итә һәм әйбәт  кешеләр арасында аралаша ала.

"Яшь талантлар" студиясе бүген укымады, ә алар төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар, биеделәр һәм педагог белән бергә чын пикник оештырдылар. Укучылар төрле тәм-томнар һәм эчемлекләр татып карады. Балаларның юлдашы - шат көлү һәм яхшы кәеф булды. Алда - җәйге каникуллар һәм безнең "Дуслык территориясендә" күп кызыклы чаралар көтә.

Педагог Г. И. Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International