Җәйге каникуллар алдыннан мәктәптә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы М.М. Гәрәев һәм «Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» ДУның Баулы филиалы начальнигы Игнатьева Рәзидә Илсур кызы белән 10 сыйныф укучыларының түгәрәк өстәле узды.
Чакырылган кунакларга бик күп сораулар бирелде:
Балалар Марс Миңнегуловичның һөнәре белән кызыксындылар, ул инспектор һөнәре, әлеге һөнәргә ихтыяҗ, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен, шул исәптән ЮХИДИ инспекторларын әзерләүче югары уку йортлары турында сөйләде.
Балалар юлда җәяүлеләрнең куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, тозак ситуацияләр, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны чагылдыручы элементларны киемдә дә, ике тәгәрмәчле «дус» та да куллануны, велосипедта йөрү кагыйдәләрен, пассив саклану чараларын куллану кирәклеген искә төшерделәр һәм балаларга велосипедта транспорт юлыннан 14 яшьтән генә йөрергә мөмкинлеген искәрттеләр.
Балалар белән мототехника турында сөйләштеләр: мопедлар, скутерлар белән, М категорияле йөртү таныклыгын алып, 16 яшьтән генә идарә итәргә мөмкин. Шулай ук идарә итү хокукысыз транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык турында да аңлатылды. Техника белән яшь, оста булмаган йөртүче идарә итсә, җәяүле өчен дә, пассажир өчен дә куркыныч булуын аңлаттылар. Узган ел автоинспекторлар мопедларда шлемсыз йөрүче кече сыйныф укучыларын күп тапкыр туктатканнар. Транспорт чаралары алына, беркетмә төзелә һәм штраф-тукталышка куела.
Балаларга юлда ничек бәлагә эләкмәү турында сөйләделәр, бу «юлны ишетү» дигәнне аңлата, ни өчен көтмәгәндә юлга йөгереп чыгарга ярамый, ишегалдында велосипедта йөрергә мөмкин булган урыннар турында әйтелде. Җәяүлеләр иминлеге турында, ничек үзең авариягә юл куймаска һәм ничек игътибарсыз автомобиль йөртүче корбаны булмаска. Куркынычсызлык чараларының асылы кыска җөмләдә әйтелгән: куркынычсыз икәненә ышанганга кадәр, бер адым да юлга чыкмаска". Ләкин шулай эшләргә күнеккән булыр өчен, һәр олылар мактана алмаган уяулык һәм саклык кирәк.
Юл ситуацияләре каралды, практикадан мисаллар китерелде.
Очрашу ахырында кунаклар мәктәп укучыларына җәйге каникуллар вакытында яхшы ял итүләрен һәм юлда игътибарлы булуларын теләделәр.