«Дуслык территориясе» мәйданчыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен программа үтте

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Балалар алып баручы белән бергә табышмаклар чишәләр, бииләр, шаярту биремнәре үтиләр.

Балалар иҗаты үзәге педагоглары һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар бергәләп уйнадылар, шуның белән сәламәт һәм физик яктан чикләнгән кешеләр дөньялары арасында чикләр булмавын, музыка һәм игелекнең теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле булуын, ә күңел җылысының, дусларча ярдәм һәм үзара булышуның могҗизалар эшли алуын күрсәттеләр. Үз үрнәкләре белән мондый балалар безне рухи көч тупларга һәм тормыш ныклыгына өйрәтә. Алар - чиксез мөмкинлек ияләре.

Өстәмә белем бирү педагоглары балаларга һәм аларның ата-аналарына якты эмоцияләр бүләк иттеләр.

 

"Балалар иҗаты үзәге" балаларга өстәмә белем бирү МББУ методисты Вәлиева Г. И.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International