Уку - тәрбия эше нәтиҗәләре турында Урыссу гимназиясе директоры Гөлдания Белалова сөйләде.
Үз чыгышында Гөлдания Нурлыгаян кызы җәйге каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, чыгыш ахырында директор актив ата-аналарга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Азнакай районара тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.М. Яруллин "Балигъ булмаганнарның балигъ булмаганнарга карата хокук бозуларын профилактикалау" мәсьәләсен ачты.
"Мәхмүт" мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин ата-аналар җыелышын тәмамлады, ата-аналар һәм балаларның үзара аңлашу мөһимлеге турында сөйләде.