Урыссудагы 3 нче номерлы балалар бакчасында ата-аналарның йомгаклау җыелышы узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 24 маенда 3 нче балалар бакчасында 2022-2023 уку елы нәтиҗәләренә багышланган ата-аналар җыелышы үтте.

Җитәкче Нигъмәтуллина О.Б. бөтен педагогик коллективның эшен анализлады. Ата-аналарны узган уку елында тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның казанышлары белән таныштырдылар. Иҗади хисап белән укытучы-логопед Токарева Н.Н. чыгыш ясады, ул тәрбия һәм үсешнең мөһим чарасы булган мавыктыргыч нейроуеннар турында сөйләде. Педагоглар Тимошина М. А., Мөхәммәтшина Л.И., Маркелова Т. Н. баланың үсешендә нейроуеннарны ничек кулланырга кирәклеген аңлаттылар, әти-әниләре белән күнекмәләрне һәм осталыкларын ныгыттылар. Өлкән шәфкать туташы Н.Б. Федорова ата аналарга тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча киңәшләр бирде.

Музыка җитәкчесе Коземаслова Р.Р. тәрбияләнүчеләребезнең әти-әниләре белән «Лист» музыкаль фантазиясен башкарды. Ахырда балалар бакчасы мөдире Олеся Борисовна ел дәвамында ярдәмнәре һәм хезмәттәшлекләре өчен балаларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International