Иҗади чараны Урыссу башлангыч мәктәбе базасында берләшмә җитәкчесе Гөлнара Садрутдинова үткәрде.
Балалар иҗаты үзәгенең «Сихри калэм” берләшмәсе укучылары бер еллык эшләренә йомгак ясап, әти-әниләренә үз әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Әдәби кичәдә балалар шигырьләр һәм хикәяләр белән чыгыш ясады. Чара ахырында алар әти-әниләренә үз әсәрләре белән брошюралар бүләк иттеләр. Балалар иҗаты үзәге директоры Рамилә Гыйззәтуллина укучыларга мактау грамоталары тапшырды, теләкләрен җиткерде. Ата-аналар шулай ук балаларына рәхмәтләрен белдерделәр.