Кичә архив бүлегендә экскурсиядә Урыссуның 1 нче башлангыч мәктәбе укучыларының өч төркеме булды. Архив бүлеге белгече Гөлназ Шәрәфиева укучыларны архив эше белән таныштырды, Укытучы һәм остаз елына һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган күргәзмәләрне тәкъдим итте. Укучыларны аеруча Уруссу поселогының элеккеге биналарының фотолары кызыксындырды. Алар фотоларны карап кына калмадылар, ә бу бинаның нинди булуын һәм кайда урнашканлыгын да күз алдына китерергә тырыштылар.